news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскиның татар якшәмбе мәктәбе укучылары татар токымлы ат чабышында катнашты

Бу чарада Төркиянең Истанбул университеты студенты Йосыф Ниязов та катнашты.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнвар көнне Омск шәhәренең «Иртыш» Өлкә татар милли-мәдәни үзәге каршындагы татар якшәмбе мәктәбе укучылары шәhәрдән 30 чакрым ераклыкта урнашкан авыл хуҗалыгы фермасында экскурсиядә булды. Якшәмбе мәктәбенең укучылары ат клубында кунакта булдылар.

  • Омск шәhәренең «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге каршында татар якшәмбе мәктәбе өч ел эшли.

Экскурсия алып баручысы хуҗалык белән таныштырды, атлар турында бик күп мәгьлүмәт бирде. Экскурия азагында татар токымлы атка атланып, ат чабыштырып та алдылар. Экскурсия тәмамлангач, татар җырлары җырлап, күңелле ял иттеләр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бу чарада Төркиянең Истанбул университеты студенты Йосыф Ниязов та катнашты. Омск өлкәсенә ул себер татарларының көнкүрешен, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максаты белән килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100