news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск татарлары иң тәмле бәлеш пешерүчене ачыклады

Бәйрәм табынында төрле бәлешләр һәм чәкчәк тәкъдим ителгән иде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Магнитогорскидагы Халыклар дуслыгы йортында «Татар бәлеше» бәйрәме узды. Анда иң тәмле бәлеш пешерүчене ачыкладылар.

Гөлнара Шәрәфетдиновага беренче урын, Нурия Мөхәммәтшинага икенче урын бирделәр, ә өченче — Илина Камбекова. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм табынында төрле бәлешләр һәм чәкчәк тәкъдим ителгән. Чара чәй табыны артында тәмамланнан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100