news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Әлфия Афзалованы искә алу концертын оештыру турында сөйләштеләр

Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү татарлары автономиясе активы утырышы булды.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү татарлары автономиясе активы утырышы булды. Очрашуда оештыру мәсьәләләре һәм Автономиянең төрле проектлары буенча эшләр каралды. Утырышта Серпухов шәһәре татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Әсхәт Нуруллин һәм Рәмис Гомәров катнашты.

Утырышта танылган татар җырчысы Әлфия Афзалованы искә алу концертын оештыруга аерым игътибар бирелде. Ул 18 февральдә булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» проектын, «АТОМ» мәгълүмат порталын, «Нуриев сезоннары» Халыкара мәдәни проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100