Мәскәүдә «Балафест» фестивале була

Балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле мастер-класслар, татар теле дәресләре оештырылачак, шулай ук «Алтын башак» спектакле күрсәтеләчәк.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә «Балафест» фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара көндезге 3тә башлана. 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен эстафеталар, мастер-класслар, татар теле дәресләре оештырылачак, шулай ук «Алтын башак» спектакле күрсәтеләчәк.9-14 яшьлек яшүсмерләр исә татар видеоблогеры дәресен тыңлый алачак. Кызлар өчен – түбәтәй тегү, ә малайлар өчен көрәш буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Моннан тыш, фотосессия һәм дискотека оештырылачак.