news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» «Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә

Тапшыру кунагы Айваз Садыйров үзенең шәхси тормышы, карьерасы, татар эстрадасына карашы һәм башкалар турында сөйләде.

«Интертат» «Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Интертат» электрон газетасы «Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә. Проектның кунагы — продюсер, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыйров.

«Гадел әңгәмә» тапшыруы алып баручысы, «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗановка ул гаилә коруы, әти булуы, бүгенге татар эстрадасы, карьера турында сөйләде. 

Айваз Садыйров белән әңгәмәне сылтама аша кереп карый аласыз.

Узган атнада «Интертат» Ютубта «Гадел әңгәмә» тапшыруын башлап җибәрде. Беренче кунак блогер Рафис Атаказ булды. Тапшыруга татар эстрадасы артистлары, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100