Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе була
Нәҗип Җиһанов Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы, Казан консерваториясенең беренче ректоры була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Мәскәүдә танылган татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе була. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Нәҗип Җиһанов Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы, Казан консерваториясенең беренче ректоры була.
Ул үзенең дусты Муса Җәлилгә ике опера багышлый. «Җәлил» операсы илнең төп театры — Большой театр сәхнәсендә куела.
Искә алу кичәсендә «Нәҗип Җиһанов Халыкара йолдызлыклары» шәхси фондын гамәлгә куючы — Тенишева Светлана Владимир кызы белән очрашу; Нәҗип Җиһанов исемендәге II Халыкара балалар һәм яшүсмерләр музыка конкурсын тәкъдим итү; Мәскәү артистлары катнашында концерт була.
Чара Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 14.00 сәгатьтә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз