news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия Сабан туе дүртенче тапкыр була

Милли бәйрәмдә беренче татар китабын нәшер итүгә 300 ел булуы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чагылыш табачак.

Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия Сабан туе дүртенче тапкыр була
http://emetul73.ru.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә өлкә Хөкүмәте йортында оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда оештыру мәсьәләләре һәм милли бәйрәмнең мәдәни вакыйгалар комплексы каралды. Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия Сабан туе 2022 елда үтәчәк.

Утырышта Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

«Безнең төбәк өчен әлеге мөһим вакыйга, һичшиксез, горурлык хисе уята. Бу бәйрәм күптән инде этник — милли чикләрне узды. Хезмәт һәм җыр тантанасы илебезнең барлык төбәкләрендә дә көн күргән һәм хезмәт иткән татар милләте вәкилләренең бай мәдәни традицияләрен саклап калуны символлаштыра, мәдәниятләрнең бер-берсен баету үрнәге булып тора, безнең күпмилләтле дәүләтебез халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә», — диде төбәк башлыгы.

Алексей Русских сүзләренчә, бәйрәмне иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Өлкә Хөкүмәтенең җаваплы җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Федераль Сабан туе мәдәни чараларының үзәк программасы 2022 елның 18 июнендә Ульяновск ипподромы һәм «Җиңү» паркы территориясендә тәкъдим ителәчәк. Ә 17 июньдә биредә халыкны аеруча күп җыя торган тамаша — ат чабышлары узар дип көтелә.

«Бәйрәмгә әзерләнү эшләре Татарстан мәдәният министрлыгы белән бергә алып барылачак. Төбәк җитәкчелегенең бәйрәмгә әзерләнүне контрольдә тотуы шатландыра. Төп мәйданчыкларга килү юлларын билгеләргә кирәк. Шулай ук ат чабышлары белән татарча көрәш ярышлары аерым игътибар бирүне сорый. Федераль Сабан туе мәйданчыгында ярышларның Бөтенроссия этабын үткәрү күздә тотыла», — диде Васил Шәйхразиев.

«Җиңү» паркында 14 тематик мәйданчык эшләячәк. Биредә тамашачыны бай эчтәлекле программа — спорт бәйгеләре һәм милли уеннар, шул исәптән уктан ату, армрестлинг һәм гер спорты ярышлары көтә.

Милли бәйрәмнең концепциясендә киләсе елның төп темалары — беренче татар китабын нәшер итүгә 300 ел булуы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чагылыш табачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100