news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «ТУРГАЙ» балалар фольклор бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Проект Президент грантлары фонды тәкъдим иткән гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып гамәлгә ашырыла.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Пензада «Безнең бердәмлек – күптөрлелектә» белем бирү-мәдәни марафоны кысаларында IV «ТУРГАЙ» төбәк балалар фольклор бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Президент грантлары фонды тәкъдим иткән гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып гамәлгә ашырыла.

Проектның максаты – Сура краенда яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен үстерү һәм трансляцияләү өчен төбәк мәйданчыгы булдыру, шулай ук яшь буынны милли мәдәниятнең чишмә башы, традицияләр һәм йолалар белән таныштыру ярдәмендә милләтара һәм конфессияара толерантлык формалаштыру.

Бәйгедә балалар фольклор һәм хореография коллективлары, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре солистлары катнаша.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Сайлап алу этабы 2021 елның 1 ноябренә кадәр узачак. Катнашучыларга Penzatatar@yandex.ru электрон почтасына конкурс чыгышларының видеоязмаларын һәм гариза юлларга кирәк. Номинацияләр белән бәйгенең нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

Йомгаклау этабы 2021 елның 4 декабрендә узачак. М.Ю.Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә фестиваль җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100