Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачылачак

Милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорыйлар.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Депутат бу хакта Сабан туенда әйткән. Ул милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорады.

“Бигрәк тә коллекция җыючылар өчен революциягә кадәрге көнкүреш кирәк-яраклары кызыклы. Күп кенә гаиләләрдә мондый әйберләр гаилә истәлеге буларак саклана торгандыр”, - диде ул.