Оренбург татар дәүләт драма театры Чиләбедә спектакльләр күрсәтәчәк

Гастрольләр сентябрь башына билгеләнгән.
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры сентябрь аенда Чиләбегә гастрольләргә җыена. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Тамашачылар 4, 6 сентябрь көннәрендә "Ул бит кичә иде" спектаклен, 7 сентябрьдә "Сагынган чакларымда" спектаклен карый алачак, диелә хәбәрдә. 
 
Җәй айларында исә театр үз бинасында балалар өчен әкиятләр тәкъдим итә. Бу хакта мәдәни учреждениенең рәсми сайтында язылган.