Новосибирск өлкәсендә балалар өчен татар лагере узачак

Лагерь ун көн дәвам итәчәк.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). 8-17 августта Новосибирск өлкәсендә, “Яшел йорт” ял базасында балалар өчен "Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында" дип аталган татар лагере узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Смена ун көн, 8-17 август көннәрендә узачак. Лагерь 8 август көнне 10:00 сәгатьтә башлана. Смена Новосибирск өлкәсендә яшәүче татар балаларын берләштерү максаты белән уздырыла. Шулай ук татар халкының күп гасырлык йолаларын дәвам иттерүче буларак, балаларның милли үзаңын, туган телен үстерү бурычы да куела.

Урыннар саны чикләнгән.

Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8-913-904-90-80