Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән

Быел милли бәйрәм Петрозаводск шәһәренең Губернатор паркында уздырылачак.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Карелиядә Сабан туе  дүртенче август көнне үтәчәк. "Чулпан" татар мәдәни берләшмәсе хәбәр итүенчә, бәйрәмгә Татарстаннан да кунаклар чакырулы.  Быел Карелия татарлары Сабан туен Петрозаводск шәһәренең Губернатор паркында уздырырга планлаштыра.  "Чарага, нинди милләттән һәм ничә яшьтә булуга карамастан, теләге булган барлык кеше дә килә ала. Сабан туе үзара мәдәни багланышларга китерә, берләштерә, дуслаштыра", - диелә хәбәрдә.