"Питрау"га Париждан да кунаклар килгән

Керәшен халкы милли бәйрәмен уздыра

(Мамадыш, 17 июль, "Таиар-информ", Лилия Локманова). Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестиваленә кунаклар Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан гына түгел, хәтта Париждан да килгән иде. Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районындагы Париж авылы керәшеннәре биредә үз җирлекләрендәге керәшен өен тәкъдим итте.

Париж авылы музее мөдире Людмила Арапова "Татар-информ" агентлыгы корреспондентына Парижда 2 меңләп керәшен яшәгәнлеген әйтте. Ногайбәк районында исә 9 меңгә якын керәшен булуы мәгълүм. "Без гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз. Үзебезнең "Чишмәлек" фольклор коллективыбыз бар. Яшьләргә килгәндә, алар күпчелек русча сөйләшә, телне белми. Əмма аларда йолаларга карата, телгә карата кызыксыну бар. Фольклор ансамбле дә яшь артистлар белән тулыланып тора", - диде Людмила Агапова.

"Татарстан керәшеннәреннәр Париждагылар сөйләмдәге үзенчәлекләр белән генә аерыла. Йолаларга һәм бәйрәмнәргә килгәндә, алар - уртак. Бездә дә Сабан туен уздыралар, Тройсынны билгеләп үтәләр", - дип аңлатты әңгәмәдәшебез.