Казаклар Бакчасарайда булды

Украина казакларының Бакчасарайга сәфәре (гетманы Виктор Ющенко) очраклылык кына түгел, ә украин һәм кырымтатар халкының борынгы элемтәләренә дәлил дә
(Симферополь, 17 июль, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә казаклар Украина казакларының баш атаманы Игорь Вардин җитәкчелегендә Бакчасарайда булды.
Сәфәр Украина армиясенең Корсун янында җиңүенә 360 ел тулуга бәйле иде. Украина казаклары Хансарайда булды һәм Бакчасарай дәүләт хакимияте җитәкчесе Ильми Умеров белән очрашты.
Бәйрәм чаралары кысаларында Украина казаклары тарихи хәрби дан урыннарында булды. Бакчасарай – Кырым ханы Ислам Гәрәй III белән Украина гетманы Богдан Хмельницкий арасында килешү төзелгән урыннарның берсе.
Казаклар Кырымга 1654 елда Польша хакимлегенә каршы милли азатлык көрәше елларында украиннарга ярдәм иткән Ислам Гәрәй ханны искә алу өчен килде.
Быел 24 майда Тугай бәк һәм Богдан Хмельницкий җитәкчелегендәге кырымтатар – украин армиясенең Корсун янында Польша гетманы Николай Потоцкий отрядын җиңүгә 360 ел тулды.
Польша гаскәрләренә каршы хәлиткеч сугышларның берсе хәзерге Днепропетровски өлкәсендә булган, берничә ел элек анда тарихи вакыйга истәлегенә кырым татарлары һәм украин сугышчыларына ике халык дуслыгын дәлилләүче һәйкәл куелды. Ел саен бирегә фестивальгә кырымтатар коллективлары килә. Паркта дуслык аллеясы бар, анда кырым татар яшьләре утырткан агачлар шаулап үсә.
Хәзерге заман тарихчылары кырым татарлары гаскәрләренең украин халкы белән поляклар арасында барган сугышта катнашуы хәлиткеч роль уйнады, дип белдерә. Нәкъ шул сугыш Украина халкының милли азатлык көрәшен башлап җибәрде, дип фикер йөртә алар.
Күптән түгел Украинада бу тарихи вакыйгаларга багышланган фильмның премьерасы булды. Бу фильмда Кырым ханы Ислам Гәрәй ролен актер, кырымтатар театры директоры Билял Билялов уйнады. Б.Хмельницкийның төрек телендә бик яхшы сөйләшкән.
Украина казакларының Бакчасарайга сәфәре (гетманы Виктор Ющенко) очраклылык кына түгел, ә украин һәм кырымтатар халкының борынгы элемтәләренә дәлил дә.