Сызрань Сабан туе 28 июльдә була

Сабан туена Татарстанның Чүпрәле районы, Тольятти һәм Самара шәһәрләре, Ульяновск өлкәсе һ.б. шәһәрләрдән кунаклар көтелә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең М.Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Бу турыда Сызрань татарлары сайты хәбәр итте.

  • Бәйрәм 28 июльдә 11.00 сәгатьтә башлана.

Сабан туена Татарстанның Чүпрәле районы, Тольятти һәм Самара шәһәрләре, Ульяновск өлкәсе һ.б. шәһәрләрдән кунаклар көтелә. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев бәйрәмнең мактаулы кунагы булачак, диелә әлеге хәбәрдә.

  • Былтырга Сабан туенда Сызрань шәһәренең Үзәк мәйданында 5 меңнән артык кеше җыелган булган.