Казан Литвадан килгән милләттәшләребезне кабул итте

Казан Литвадан килгән милләттәшләребезне кабул итте

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Литвадан килгән татарлар белән очрашу булды. Делегация составында төрле яшьтәге милләттәшләребез – татар активистлары белән бергә, берничә мәктәп укучысы да бар иде. Очрашуны БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары, ерак һәм якын чит төбәкләр белән эшләү бүлеге рәисе Дамир Гыйсметдин алып барды.

Очрашуга килүчеләрне сәламләп, Д.Гыйсметдинов делегатларны БТК Башкарма комитет эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Моннан тыш ул Литвада милләттәшләребезнең шактый булуын белдерде, шулай ук аларның Татарстан белән элемтәдә яшәүләрен дә әйтеп узды.

Унтугыз кешедән торган делегация Казанны күрү нияте белән килгән. Моннан тыш аларны изге Болгар җире, Казан Кремле тыюлыгы кебек тарихи урыннар да бик кызыксындыра. Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан шактый кызыклы программа төзелгән. Бүген Литвадан килгән кунаклар Казанның Иске татар бистәсенә һәм мәчетләргә бара. Иртәгә исә алар Изге Болгар җиренә сәяхәт кылачак.