Казанның 1000 еллыгына рухи күчтәнәчләр

Казанның 1000 еллыгына рухи күчтәнәчләр

(Уфа, 17 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге идарәсе үзенең бүген үткән чираттагы утырышында Казанның 1000 еллык юбилеена әзерлек барышын тикшерде. Милли мәркәзебездәге бәйрәм тантаналарында Башкортстаннан да йөзләрчә милләттәшебез катнашачак. Анда алып бару өчен халкыбызның күренекле шәхесләре сайлап алынды. Атаклы галимнәр, язучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм татар милли хәрәкәте активистлары белән беррәттән, Казанга популяр җырчыларыбыз, артистлар, рәссамнар, композиторлар һәм башка иҗади зыялыларыбыз да бара.

Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге идарәсе рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, әле Казанның 1000 еллык юбилее тантаналарына барырга лаек дип табылган сәнгать осталары - җырчылар, композиторлар, театрлар артистлары һәм рәссамнар үзләренең рухи күчтәнәчләрен әзерли. «Сәнгать осталары Казанның олы бәйрәмендә кунак булып кына катнашмый, ә тантаналарның тагын да күркәмрәк үтүенә үз өлешен дә кертәчәк, сәхнәләрнең түрендә булачак, – ди М. Хуҗин. – Композиторлар һәм җырчыларыбыз Казанга үзләренең соңгы вакытта чыгарган яңа аудио һәм видеоальбомнарын, компакт тәлинкәләрен дә алып барачак. Рәссамнар исә юбилейда катнашучыларга күрсәтү өчен үзләренең иң яхшы картиналарын әзерли».

Казандагы олуг юбилей тантаналары күңел ачудан гына гыйбарәт булмаячак. Анда халкыбызның бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында эшлекле сөйләшүләр, фикер алышулар да булыр дип көтелә. Шуңа күрә дә Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин Казанда дөньяның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребезне Башкортстан татарларының көнүзәк проблемалары белән дә таныштыру кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, бу максатта, якын арада Башкортстан татарларының бүгенге хәлен яктырткан махсус брошюра нәшер ителәчәк һәм ул бәйрәм тантаналарында катнашучыларга да таратып биреләчәк.

БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында әйтелүенчә, Казанның 1000 еллык юбилее тантаналары якынайган саен, Башкортстан татар җәмәгатьчелегенең аңа әзерлеген тикшергән сөйләшүләр ешрак булачак һәм барлык оештыру мәсьәләләре дә җентекле башкарылачак.