news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә «Милли көй» фестивале булды

Фестиваль мəдəниятне, телне саклап калуда, гореф-гадəтлəрне барлауда зур урын алган шəхеслəргə багышланды.

Түбән Новгород өлкәсендә «Милли көй» фестивале булды
http://www.nizgar.ru/

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкə татар автономиясе тарафыннан 19 мартта «Возвращение к истокам» проекты кысаларында өлкə «Милли көй» фестивале алда əйткəннəрне истə тотып, Тимерюлчылар мəдəният сараенда Түбəн Новгород өлкəсе хөкүмəте гранты ярдəмендə оештырылды.

Фестиваль Нижгар татарларыныӊ иҗтимагый тормышын торгызуда, аны үстерүдə, мəдəниятне, телне саклап калуда, гореф-гадəтлəрне барлауда зур урын алган шəхеслəргə багышланды. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Бигрәк тә ел ахырында бер-бер артлы киткән шәхечләрне искә алдылар. Мөнир хəзрəт Бəюсов арабыздан киткəннəргə багышлап, Коръəн сүрəсе укыды.

Нижгар ягыннан чыккан кунаклар да бар иде. Ике рус ансамбле яшьлəренеӊ татар биюлəрен яратып башкарулары да, Дзержинск яшьлəре həм Түбəн Новгород кызы Динара Юсипова биюлəре, аларныӊ өлкəнрəк яшьтəге апалары белəн бергə башкарган сəхнə күренеше дə концертка аерым бер ямь өстəде.

Кочко-Пожардан җирле мəдəният йорты директоры Ибраhим Мусин җитəкчелегендə килгəн үзешчəн артистлар бик матур чыгыш ясады. Рауза Усман кызы «Туган як» оешмасы каршында булдырган «Мирас» ансамбле дə, аныӊ рухына багышлап, Марат Кадыйр улын да рəхмəт белəн искə алып, үзлəре бер кечкенə концерт ясады.

II бүлек, гадəткə кергəнчə, нижгарлыларныӊ яраткан «Туган як моӊнары» артистларыныӊ искиткеч чыгышлары белəн дəвам итте. Аларныӊ концерты да, гомумəн, бар программабыз да халыкка чын бəйрəм булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100