news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Октябрьский шәһәре татарлары милли кием флешмобына кушылды

16 апрельдә Башкортстанда Милли кием көнен билгеләп үттеләр.

Башкортстанның Октябрьский шәһәре татарлары милли кием флешмобына кушылды
https://tugan-yak.rbsmi.ru/articles/common_material/Oktyabrskiylilar-Milli-kiem-k-ne-fleshmobinda-764574/

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»).16 апрельдә Башкортстанда Милли кием көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан, Октябрьский шәһәре татарлары милли кием флешмобына кушылды.

Чара республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Милли кием — халкыбызның кадерле мирасы, аның күңел дөньясының, көнкүрешнең чагылышы. Борынгыдан милли кием нәселдән-нәселгә күчкән зур байлык, изге ядкарь саналган.

Милли киемнәр бүген дә үзләренең матурлыгы һәм кабатланмас булуы белән күзнең явын алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100