Астанада "Татар кызы-2019"ны онлайн сайлыйлар

Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче титулына ия булачак.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Астанада "Татар кызы-2019"ны онлайн сайлыйлар. Бу хакта Астана татарлары һәм башкортларының "Таң" мәдәни үзәге хәбәр итә.  Матурлык һәм зирәклелек бәйгесенең финалында 16-24 яшьлек тугыз кыз ярыша. "Татар кызы" исеменә лаек булырга теләүчеләр арасында тәрҗемәчеләр, дипломат, табиб, психолог, туризм буенча менеджер, икътисадчы, архитектор-дизайнер һ.б. һөнәр ияләре бар.  Астанада "Татар кызы-2019" бәйгесенең финалы май аенда узачак. Онлайн рәвештә тавыш бирү дә финалга кадәр дәвам итә. Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче булачак, диелә хәбәрдә.