news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калугада Татарстан мәдәнияте көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм вакытында кунакларны милли татар ризыклары белән сыйлаячаклар, милли киемнәр белән таныштырачаклар.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Калуга өлкәсенең яшьләр үзәге 23 февральдә 14.00 сәгатьтә Татарстан милли мәдәнияте көне үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптәннән килгән традиция буенча, Калуга өлкәсе территориясендә яшәүче татар диаспорасы бу көнне бәйрәм кунакларына үзенең милли мәдәниятен төрле яктан тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм вакытында кунакларны милли татар ризыклары белән сыйлаячаклар, милли киемнәр белән таныштырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100