Катнаш никахлар турында уйланулар

Татарстаннан читтә яшәүчеләргә балаларны үз милләтең кешеләре белән таныштыру гаять кыен мәсьәлә
(Екатеринбург, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә урнашкан бала тудыру йортларының берсе яныннан узып барганда, кисәк кенә күзем ике зур тупыл агачы ботаклары арасына элеп куелган, күзгә әллә кайдан күренеп торырлык итеп ачык зур хәрефләр белән язылган “Исямисис улымка! Бек зур рахмад, Роза!» дип язылган иде анда. Башта язманың татар телендә булуын аңышмый тордым. Кычкырып укып караганнан соң гына аңлашылды. Ләкин чи урыс шәһәрендә татар телендәге шушындый плакатка урын табылган икән, аның авторы белән танышу теләге туды. Ничек итсәм иттем, бала тудыру йорты хезмәткәрләре аркылы Роза исемле яшь ананы эзләп таптым, һәм бу гаилә белән танышуга ирештем. Татар кызы Роза белән рус егете Владимир кушылган гаиләдә өр-яңа кеше туган. Плакатны Владимир үз кулы белән язган булып чыкты. Татарча мондый сүзләрне кайдан беләсең, дип сорыйм. Розаның әти-әнисенә еш кунакка барып йөрибез, «исәнмесез», «бик зур рәхмәт» дигән сүзләрне өйрәнү кыен булмады дип җавап бирде. Яңа туган сабые белән әнисе телендә исәнләшеп, хатынына ана телендә зур рәхмәт әйткән ир-егеткә карата күңелдә олы хөрмәт хисе туды.
Бу гаилә тарихы катнаш никахлар темасы кебек милләтнең җан җиренә тиярлек нечкә темасы буларак уйга калдырды.
Татарстаннан читтә яшәүчеләргә балаларны үз милләтең кешеләре белән таныштыру гаять кыен мәсьәлә. Шуның аркасында кыз балалар үстерүче татар гаиләләренең фамилиясе югала, оныклары рус исемле, атасының исеме русча, фамилиясе урыс... Ассимиляцияне булдырмау проблемасы өстендә күпме акыл ияләре баш ватмасын, аны бетерү мөмкин булмаслык хәл кебек тоела. Бөтендөнья татар конгрессының 4 нче съездында да күтәрелде бу мәсьәлә. Хәтта яучылыкны торгызу дигән тәкъдим дә ишетелде. Яучылык хезмәте бәлки татар гаиләләрен күбрәк булдыруда зур роль уйный алыр иде. Ике якның да нәсел-нәсәбен тикшереп, егетнең дә, кызның да холык-фигылен өйрәнеп, ныклы, матур гаилә тудырырлык чын оста яучылар эшли башлаганчы, ай-һай, күпме вакыт үтәр икән!
Ә бүген катнаш никахлар проблемасы көн үзәгендә булып кала. Элегрәк өлкән яшьтәге татар апалары, балигъ булган улларын ияртеп, туып-үскән авылларына кыз күзләргә кайталар иде, киленебез үз милләтебездән булсын дип. Хәзер ул буын олыгайды, бу мода бетте. Катнаш никахлар мисаллары бик күп. Милли нигездә низаг чыккан гаиләләр бик очрамый.
Күптән түгел Урал төбәгендә күренекле язучы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова килеп киткән иде. Фәүзия ханым Свердловски өлкә Дәүләт архивында эшләп, татар тарихына кагылышлы материаллар эзләде, авылларда халык белән очрашты. Чын милләтче буларак, халык белән очрашулар вакытында иң “тере”, актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Шул исәптән, катнаш никахлар темасы да. Фәүзия апаның бу турыдагы фикере бик катгый булды. 18 гасырда Екатеринбургта, көчләп чукындырылганнан соң ислам диненә әйләнеп кайткан өчен тереләй утта яндырылган мөселман хатыны тарихына таянып, ул болай диде: “Утта яндырганнар, 60 яшьлек татар-башкорт хатыннарын, дин өчен җанын фида кылган алар. Хәзер инде утта яндырмыйлар, үзләре муеннарына тәре тагалар, урыска кияүгә чыгалар, өйләнәләр. Үз-үзләрен утка салалар! Әгәр дә алар тарихыбызны белсәлдәр, гаиләләренә чит милләтне, чит телне, чит гореф-гадәтне кертмәсләр иде”
Очрашуда катнашучы Уфа Шигере авылы кешеләре сөйләшү вакытында катнаш никахлар мисалларын күп китерделәр. Алар арасында күбрәк ислам динен алучылар турында сүз барды. Менә берничә фикер:
“Минем әнием рус милләтеннән, әтием татар. Әнием татарча сөйләшә, ислам динен алды, өч баласын татар итеп тәрбияләде. Безнең үзебезне урыс дип әйтергә башыбызга да килми!. Ә үземнең ирем урыс”.
“ Улым менә ике ел инде Наташа исемле рус кызы белән тора. Ислам динен алды, хәзер инде ул Музипова Наилә Валерьевна. Безгә кунакка кайтып йөриләр, миңа “әни”, иремә “әти” дип эндәшә”.
“ Киленебез Людмила Ләйлә булды. Кияү буласы кеше Дима иң беренче килүендә “Исәнмесез, матур кызлар!” дип килеп керде. Кызым өйрәткән булган. Никахка икесе дә риза булдылар. Бар да әйбәт кебек тә бит, барыбер үзебезнеке түгел, әллә ничегрәк. Үз балаларыбызга үзебезнең татар кешеләре булсын дигән идек тә соң, булмады бит. Шәһәрдә торгач, русларны таптылар”...
Саф татар гаиләләрен төзү, милләтне саклап калу, ассимиляцияне булдырмау өчен балаларда, яшьләрдә милли горурлык тәрбияләргә кирәк, аларны яшьтән үк акны карадан аера белергә өйрәтергә кирәк. Фәүзия Бәйрәмова үз фикерен болай дип белдерде: «Әгәр дә инде гаилә корылган икән, урыска чыкканмы ул, украингамы, без инде ул гаиләгә кысылырга тиеш түгел. Һәр гаилә үзе бер дәүләт ул. Гаилә корылганчы яшьләр белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Сезнең бит телегез дә, динегез дә аерым, үлгәч тә зиратыгыз аерым булачак, туйда башлана ул аерымлык, җырлардан башлана, гомер буе дәвам итәчәк. Шулай дип аңлата белергә кирәк. Инде яшьләр барыбер үзләренчә эшли икән, үзләре карый инде аннан соң, без берни дә эшләтә алмыйбыз”.
Дөнья аклы каралы гына була алмый шул. Гаиләне ике милләткә карата да олы хөрмәт, ныклы мәхәббәт нигезендә төзегән мисаллар китерергә була. Яшьләр арасында хискә таянып кына зур адым ясаучылар күп. Катнаш никахлар темасы – бик җитди тема. Башкаларның фикерен дә ишетәсе килә иде.