news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта «Минем туган ягым» конкурсы эшләрен өч номинация буенча бәяләделәр

Укучылар иҗади эзләнү, тикшерүләр нәтиҗәсендә бик кызыклы, тирән мәгълүмат бирелгән эшләр белән таныштырды.

Оренбургта «Минем туган ягым» конкурсы эшләрен өч номинация буенча бәяләделәр
tatar-congress.org

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Оренбургның Х.Ямашев исемендәге китапханәсенә «Минем туган ягым» конкурсында катнашучылар җыелды. Аларның эшләре өч номинация буенча бәяләделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйге өч номинациядә узды. Алар — «Дини кануннар нигезендә милли тәрбия», «Авылым каһарманнары», «Туган ягымның гореф-гадәтләре».

Әсәкәй, Беляевка, Матвеевка, Сакмар, Оренбургтан килгән укучылар узләренең иҗат эшләрен тәкъдим итте.

Укучылар иҗади эзләнү, тикшерүләр нәтиҗәсендә бик кызыклы, тирән мәгълүмат бирелгән эшләр белән таныштырды. Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында, үз авылларының геройлары, бөек шәхесләре, кызыклы йолалары, гореф-гадәтләрен яктырткан эшләр берәүне дә битараф калдырмады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100