Казанда “Татар кызы” халыкара фестивале бер минут тынлыктан башланды

Опера һәм балет театрына җыелган тамашачылар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә Шәймиеваны искә алды.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесен карарга җыелган тамашачылар бер минут тынлык белән Сәкинә Шәймиеваны искә алды.

  • Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Аңа 79 яшь иде.

"Үз халкыңны, балаларыңны, оныкларыңны, гаиләңне яратып яшәсәң, шуннан да бәхетле татар кызы, татар хатыны булмас. Сәкинә Шакировнаның вафаты - безнең өчен зур югалту, кызлар өчен Сәкинә ханым - зур үрнәк", - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.