Башкортстанда Зәйтүнә Бикбулатованы искә алалар

Татар халкының сөекле кызы, СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатованың тууына 100 ел тулды
(Уфа, 16 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татар халкының сөекле кызы, СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатованың тууына 100 ел тулды.
Шушы уңайдан Башкортстанда аны искә алу чаралары башлана. Бу шимбәдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Зәйтүнә Бикбулатованы искә алу кичәсе-концерт булачак.
Башкорт милли театр сәнгатенә Зәйтүнә Бикбулатованың исеме мәңге җуелмаслык булып уелган. Үзе чыгышы белән Чишмә районының Сафар авылыннан булган татар кызы, башкорт театрын югары дәрәҗәгә күтәрүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте Зәйтүнә Ислам кызы. 1921 елда Зәйтүнәнең әти-әнисе Уфага күчеп килә. Кечкенәдән җыр-моңга тартылган кыз яңа гына ачылган Уфа сәнгать техникумына укырга кабул ителә. Техникумда укыган елларында ук Башкорт дәүләт драма театрында уйнау бәхете тия Зәйтүнәгә. Яшь актрисаның иҗат биографиясенә зур артист, режиссер, педагог Мәкәрим Мәһәдиевның шифалы йогынтысы көчле була.
Техникумны тәмамлауга З. Бикбулатованы кушкуллап Башкорт драма театрына эшкә алалар. Озын һәм катлаулы иҗат юлында бик күп хатын-кыз, ана образларын югары осталыкта тудыра З. Бикбулатова. Актив җәмәгатьче дә була бөек актриса. Озак еллар буе Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегенә җитәкчелек итә ул. Уфада Актерлар йортын төзүдә дә гаять зур өлеш кертә талантлы актриса һәм булдыклы җитәкче. Кабатланмас талант иясе СССРның халык артисткасы дигән зур исемгә лаек булды һәм байтак орден, медальләр белән бүләкләнде.
Зәйтүнә Бикбулатованың 100 еллыгына багышлап бу шимбәдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк зур хәтер кичәсенә Казаннан да танылган татар артистлары чакырылган.