news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы «Уйнагыз, гармуннар!»да катнашкан өчен Тямаевка рәхмәт белдерде

Фирдүс Тямаев Милләт җыенында да катнашыр дип көтелә.

Татар конгрессы «Уйнагыз, гармуннар!»да катнашкан өчен Тямаевка рәхмәт белдерде
https://tatar-congress.org

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты.

Милли шура рәисе җырчыга «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында чыгыш ясаганы өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә милли проектларда актив катнашырга чакырды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. Алар Камал театры каршындагы мәйданнан Бауман урамы буенча Кремльгә таба Сөембикә манарасына кадәр җырлап барды. Гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде.

Шуны да әйтергә кирәк, Фирдүс Тямаевның шушы көннәрдә узачак Милләт җыенында да катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100