Казанда Абдулла Алишка бюст ачылды

Бюст ачу тантанасында Абдулла Алишның оныгы да катнашты.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия мәйданында шагыйрь, язучы Абдулла Алишка бюст куелды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бюст ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, Абдулла Алиш премиясе лауреатлары, Абдулла Алишның оныгы Тимур Алмаз улы, Абдулла Алишның туганнары — Азат ага белән Гөлшат ханым Сөнкишевлар, бюстны иҗат иткән сынчы Зөлфия Мөхәммәдҗанова, журналистлар, укучылар катнашты, диелә хәбәрдә.