Самараның киң татар җәмәгатьчелеге атаклы төзүче, милләтпәрвәр Вазыйх Мөхәммәтшиннең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

Самараның киң татар җәмәгатьчелеге атаклы төзүче, милләтпәрвәр Вазыйх Мөхәммәтшиннең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

(Самара, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самараның киң татар җәмәгатьчелеге атаклы төзүче, милләтпәрвәр Вазыйх Мөхәммәтшиннең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Милли хәрәкәт активисты, күп еллар “Туган тел” оешмасын җитәкләгән Азат Надыйров әйтүенчә, Вазыйх әфәнде күренекле төзүче, татарның горурланырлык шәхесе һәм милли хәрәкәтнең матди терәге булып тора. Бу чынлап та шулай. Самарада татар байлары бик күп. Һәм әйтергә кирәк, алар арасында милләтебез язмышын кайгыртучылар көннән-көн ишәя бара. Тик шунысы бар: бу күренеш соңгы 6-7 ел арасында гына җәелә бара. Ә милли хәрәкәт 15 ел элек башланган иде инде. Башлангыч чорда күп җегәрле егетләребез милләтебез өчен ярдәм итүдән, нигәдер, куркыбрак торды.

Ә менә Вазыйх Мөхәммәтшин “Туган тел”не беренче адымнарыннан ук ярдәменнән ташламады. Иң беренче игелеге – милли бәйрәмнәрне оештыруда машина белән тәэмин итсә, соңрак акчалата ярдәменнән дә ташламады, дип искә ала Азат Надыйров.

Вазыйх Мөхәммәтшин гади төзүче, балта остасы булып эшли. Үзенә бригада оештыра һәм аңа тормышта һәм хезмәттә ак юллар ачыла. Хәзер бу егет Төзелеш-ремонт фирмасының генераль директоры. Бу фирма төзегән биналарның кайберләрен санап үтү генә дә Вазыйхның кем икәнлеген ачык күрсәтәдер. Алар заманча йорт-коттеджлар, Мәскәү өчен оригиналь Сәүдә үзәге, шәркый орнаментлы банк бинасы һәм йөзләгән гади торак йортлар. Шулар арасында тагын Самара Җәмигъ мәчете һәм “Яктылык” мәктәбе бинасы да бар. Әлбәттә инде, шул мәктәпкә янкорма төзүгә фатиха алынгач, бу изге эшне дә Вазыйх әфәнде фирмасы үз өстенә ала.

Җитәкчеләр дә, аның кул астында эшләүчеләр дә Вазыйх Мөхәммәтшиннең каты куллы, әмма гадел җитәкче, төгәл һәм тыйнак кеше булуын ассызыклый. Һәм ул үз кулы астында эшләүчеләргә дә шундый ук таләпләр куя. Ә гаделлеге исә эш хакының тиешле дәрәҗәдә түләнүенә дә нигез булып тора.

Тантанада өлкә башлыгы Константин Титовның Вазыйх әфәндене дусты дип атавы да тикмәгә генә түгел.