Керәшен халкы "Питрау"ны бәйрәм итә

Керәшен мәдәнияте фестивале быел унҗиденче тапкыр үткәрелә

(Мамадыш, 16 июль,"Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале башланып китте. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Чара кичке 5 ләр тирәсендә ат чабышлары белән ачылды. Рәсми ачылыш сәгать 18.00 гә билгеләнгән иде. Бәйрәм кунакларына фольклор ансамбльләре парады, тәп мәйданда исә милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү кебек спорт уеннары тәкъдим ителер дип көтелә. Шахмат һәм шашка осталары арасында да ярыш оештырылачак.

Питрау, төгәлрәге, Петр һәм Павел көне табигатьне олылап, игеннәрне җыеп алу алдыннан үткәрелә торган бәйрәм. Гадәттә аны 12 июльдә билгеләп үтәләр.

Җөри авылында Питрау быел унҗиденче тапкыр уза. Оештыручылар алдан хәбәр иткәнчә, бирегә Татарстанның 22 районыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иҗади коллективлар чакырылган.

Бәйрәмнең төп өлеше - "Керәшен чибәре"н ачыклау. Бәйге элеккедән килгән кыз сайлау гадәтенә нигезләнеп үткәрелә. "Керәшен чибәре-2016” да быел Башкортстан Республикасы Бакалы районы Үмер авылыннан Юлия Чубараева, Менделеевск районы Иске Гришкино авылыннан Софья Камашева, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Анастасия Дементьева, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Милена Новикова, Мамадыш шәһәреннән Юлия Дувалова, Кайбыч районы Соравыл (Янсурино) авылыннан Наталия Ямщикова, Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан Алиса Исакова, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Екатерина Максимова, Яшел Үзәннән Татьяна Ефримова һәм өченче ел “Керәшен чибәре” конкурсында икенче урынны алып, “Мисс Татарстан” республика матурлык конкурсында катнашуга лаек булган Лиана Антоновалар таҗ өчен ярышачак.