Ташкентта композитор Мөхтәр Әшрәфине искә алдылар

Кичәдә композиторның иҗаты һәм тормышы турында сөйләделәр.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). 11 июньдә Ташкентның Үзбәкстан Композиторлары союзында заманча үзбәк музыкасына нигез салучы, халык артисты, дәүләт һәм халыкара премияләр лауреаты Мөхтәр Әшрәфине искә алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.Кичәне музей-йорты директоры Н. Гунова ачты. Ул килгән кунакларга Мөхтәр Әшрәфинең тормышы, иҗаты, фонд һәм музей-йорт җыелмалары турында сөйләде.“Милли музыка корифеен искә алу көне беренче тапкыр ике шәһәрдә – Ташкентта һәм Казанда уза. Бу якташыбызның дөнья сәнгатендә һәм киң музыкаль элемтәләрдә булган ролен күрсәтә” , - диде Н. Гунова.Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге киңәшчесе Н.Кәримов әйткәнчә, быел Ташкенттагы М. Әшрәфи музее җитәкчелеге һәм танылган татар композиторы Нәҗип Җиһановның Казандагы музей-йорты белән берлектә “Мөхтәр Әшрәфи һәм Нәҗип Җиһанов – бер мәдәниятнең ике титаны” дигән уртак проект башланган. Аның максаты - композиторларның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру.Быелның көзендә Ташкентта М. Әшрәфи музей-йортында татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе оештыру планлаштырыла.