Юрамалада башланган халыкара бәйгедә татар кызы Елена Газизова да катнаша

Юрамалада башланган халыкара бәйгедә татар кызы Елена Газизова да катнаша

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген Юрмала шәһәренең Дзинтари концертлар залында «AMBERSTAR» («Гәрәбә йолдызы») дип аталган Халыкара бәйге башланды. Ул 18 июньгә кадәр барачак һәм анда Рига шәһәреннән 12 сыйныфта укучы татар кызы Елена Газизова да катнаша. Ул бәйгедә башкарылырга тиешле ике җырның берсен татар телендә башкарачак. Яшь милләттәшебез бу сәхнәдә янә бер чыныгу алачак, чөнки бәйге жюрие составында танылган кино һәм эстрада йолдызларыннан: Латвиядән Вия Артмане һәм Ивар Калниньш, Украинадан Таисия Повали, Италиядән җырчы һәм композитор Риккардо Фогли бар.

Елена Газизова 21-25 июнь көннәрендә Казанда узачак П Бөтендөнья татар яшьләре форумында Латвия яшьләре делегациясе составында катнашачак. Июль башларында исә Елена Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек бүлегенә имтихан тапшырырга ниятли.