Татар театрын төзеп бетерергә Мәскәү ярдәм итәрме?

Татар театрын төзеп бетерергә Мәскәү ярдәм итәрме?

(Уфа, 16 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар милли оешмалары җитәкчеләре, Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрын төзеп бетерү өчен ярдәм сорап, РФ Мәдәният министрлыгына хат әзерли башлады. Анда татар театрының зур залын файдалануга тапшыру өчен таләп ителгән акчаның күләме дә күрсәтеләчәк.

Мәгълүм булуынча, Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрының кече залы берничә ел элек файдалануга тапшырылып эшли башлаган иде. Артистлар барлык тамашаларын әлегә шунда гына уйный. Ә инде театрның зур залын төзеп бетерү тәмам тукталып калды дисәң дә була. Театр коллективы нәкъ менә шул зур залда уйнау өчен берничә яңа пьесаны да сәхнәләштергән иде. Ләкин һаман да ул премьералар сәхнәгә менә алмый. Төзелешне бетерү өчен әлләни күп акча да кирәкми инде югыйсә, әмма республикада әлегә аңа мөмкинлек таба алмыйлар. Шуңа күрә дә Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә булды.

Әле Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары бу иҗат мизгелендә соңгы спектакльләрен уйный. Иҗади коллектив июль башында тамашачыларга матур концерт тәкъдим итеп, җәйге ялларга китәчәк. Быел яңа сезонга әзерләнү максатында, җәйге яллар кыскарак булыр дип көтелгән иде. Беркая да җәйге гастрольләргә бармыйча, артистлар зур сәхнә өчен әзерләнүче яңа премьераларны шомартырга уйлаган иде. Әмма театр бинасында төзелеш эшләре тәмам тукталып калгач һәм аның зур залының быелгы иҗат мизгеленә дә файдалануга тапшырылмаячагы ачыклангач, яңа спектакльләрнең репетицияләрен үткәреп торасы да юк, дигән карарга килделәр.

Башкортстан татар милли оешмалары элегрәк тә, милләтебез театры бинасын төзеп бетерү өчен, Мәскәүдән ярдәм сораган иде. Бәлки хәзерге хатка уңай җавап булып, театр бинасы федераль ярдәм белән тулысынча төзелеп бетәр һәм алдагы иҗат мизгелендә татар артистлары, ниһаять, зур сәхнә өчен әзерләгән спектакльләрен дә тамашачыларыбызга тәкъдим итү бәхетенә ирешер.