Төркиядә кырым татарлары сөргене искә алына

Барлык чаралар Төркия дәүләтенең химаясе астында уза

(Истанбул, 16 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркиянең барлык мәчетләрендә, кырымтатарларның илләреннән сөрелүләренә 70 ел тулу вакыйгасы уңаеннан, махсус вәгазьләр укылды, корбаннар рухына дога кылынды. Төркия Министрлар кабинеты дин эшләре идарәсе боергы нигезендә, мәчет имамнары халыкка депортация корбаннарының ачы язмышын аңлаттылар, кырым татарларының михнәтле тарихларын телгә китерделәр.

Иртәгә Әнкарә каласындагы тарихи “Хаҗи Бәйрәм” мәчетендә депортация вакытында вафат булучы кырымтатарлары рухына мәүлет укытылачак. Шундый ук чара Эскишәһирнең Мамурә мәчетендә дә үткәреләчәк. 18 май көнне исә Төркия башкаласында, кырым татарларының ватаннарыннан сөрелүләренә 70 ел тулу уңаеннан, зур митинг оештырыла. Анда Төркиядәге барлык кырым татарлары иҗтимагый оешмалары катнашачак. Әлеге урам җыенына төрекләр дә күпләп катнашыр кебек. Әнкарәнең урам чатларына, бульвар башларына урнаштырылган зур баннерларда кырым татарлары сөргене аңлатыла. Әнкарә мэриясе белдерүенчә, мондый баннерлар каланың 43 төшендә урын алган. 11 майдан бирле кырым татар халкының депортациясе вакыйгасы һәм 18 май көнне булачак митингка чакыру урамнардагы дәү экраннар аша әнкарәләлеләргә җиткерелә.

Сөргеннең 70 еллыгы шулай ук җирле кырым тататарлары күпләп яши торган Эскишәһирдә дә зурлап искә алыначак. Анда “Кырым татарлары сөргене” монументы янында зур җыен булыр дип көтелә. Ул инде әлеге калада ел саен үткәрелә, халык аны традициягә кереп киткән чара буларак белә. Эскишәһир мэриясенең ярдәме белән, шимбә көнне “1944 елның 18 маеннан - бүгенгәчә” дип аталган конференция булачак. Анда Төркиянең танылган тарих галиме Хакан Кырымлы, Гезми Карасу кебек белгечәрнең чыгыш ясаулары көтелә. Кичке якта исә шәһәр уртасыннан аккан Порсук елгасы өстендә урын алачак сәхнәдә кырым татарлары җырларыннан торган концерт булачак. Ә аннан алда шәһәр мэриясенең тамашалар залында кырым татарларының сөргене турында төшерелгән “Хайтарма” фильмы күрсәтеләчәк.

Депортацияләнүгә 70 ел тулу вакыйгасы җәһәтеннән,  15 майда “Төрек учаклары” иҗтимагый-сәяси оешмасының Истанбулдагы бүлекчәсендә “Бер халыкның көрәше” дип аталган фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды, ул 17 майда тәмамланачак. Анда 1944 елда кырым татарларының илләреннән сөрелүләрен һәм гыйбрәтле ачы язмышларын тасвирлаган рәсемнәр урын алган. Иртәгә исә шунда ук үткәреләчәк “Сөргеннең 70 елы. Кырым татарларының үткәне һәм киләчәге” дип аталган утырышта Ауразия институты мөдире, доцент Бәкир Гүнай белән Төркия Министрлар кабинеты Госманлы дәүләте чоры архивы хезмәткәре Кемаль Гүрүлканның докладлары тыңланачак.