Кадрия Идрисова: “Милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылган”

Докладчы, татар йолаларын, гореф-гадәтләрен кайтару юнәлешендә эш башкарырга кирәк, дигән фикерләрен җиткерде

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл. Чыннан да, хатын-кызы бәхетле булган дәүләт үсештә була, хатын-кызы ирекле булган җәмгыять алга китә.

Бүген төп доклад белән чыгыш ясаган ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында шулай дип белдерде.

Кадрия Идрисова форумны оештыру мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Оешма рәисе докладында татар халкы кичергән яңарыш чорлары тарихына күз салды. Татар хатын-кызлары хәрәкәтләре, XIX гасыр азагы-XX гасыр башында мәйданга чыккан татар хатын-кызларының икенче яңарыш хәрәкәте турында сөйләде. Ул язучы, галим Гаяз Исхакыйның “белемле хатын-кыз милләтнең мәгънәви-әхлакый күтәрелешенә, яңарышына, алгарышына хезмәт итә” дигән сүзләрен искәртеп узды.

“Безнең алда зур бурычлар тора: безнең яшәешебез Яңарыш чорына туры килгән икән, ул, үз чиратында, безгә бурычлар да йөкли. Милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылган”, - дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова татар хатын-кызларына.

Ул милләт үсешенә аяк чалучы күренешләр турында сөйләп, күп кенә уңган татар кызларының башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгуына карата борчылуын җиткерде. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә балаларның ачыргаланып язган фикерләренә мисаллар китерде.

Моннан тыш, Кадрия Идрисова баланы ана карыныннан ярып алу киң таралуын билгеләп үтте. “Һәрберебез яхшы аңлый, Аллаһ тарафыннан һәр баланың табигый туу вакыты билгеле. 80 нче елларда бер генә бала ярып алынса да, барыбыз да хафага төшә идек. Хәзер моның өчен махсус чиратка язылалар, билгеләнгән көнне баланы ярып алалар. Былтыр бала тудыру йортларында уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, беренчесендә 32, икенчесендә  42, өченчесендә 37 процент бала ярып алынган, ягъни бала дөньяга табигый юл белән аваз сала алмаган”, - дип белдерде ул. Шулай ук баланы күкрәк сөте белән имезмәүче аналарны тәнкыйтьләде. “Бала хакына кереп, Ходай биргән сөтне сабый авызыннан өзеп алу бәрабәренә ирешелгән матурлык кемгә кирәк! Баланың ике яшькә кадәр имезү – фарыз, моны белмәү генә гөнаһ кына түгел, җинаять!” - дип кистереп әйтте Кадрия ханым.

Ул хәзер кендек бавы дигән әйбернең кадерсезлеген билгеләп узып, ана белән баланы тоташтырып торган бу бауның элек кадерле әйберләр янына салып төреп куелганын искәртте. Элеккеге йолаларның тагын берсе – бәбинең беренче тапкыр чәчен алгач, көмешнең шул чордагы бер грамм бәясен чәч авырлыгына тапкырлап, шул акчаны мохтаҗ кешеләргә сәдака итеп бирү тиеш саналган. “Кызганычка каршы, күп йолалар онытылып бара”, - дип борчылуын җиткерде Кадрия Идрисова.

Аның әйтүенчә, балага исем кушу да зур роль уйный. “Аллага шөкер, күп кенә яшьләр исем кушуга игътибар белән карап, балаларга мәгънәле исемнәр бирә башлады. Исем гомер буе кешене җисеменә тәңгәл килеп озата бара, исем яшәешкә дә йогыны ясый. Исемне әйткән саен, җисеменә шул исемнең мәгънәсе йога бара”, - дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Яр сайлау мәсьәләсенә тукталып, докладчы Татарстан авылларында өйләнмәгән егетләр күп булуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, “Ак калфак” оешмасы элеккеге димчелекне кайтару юнәлешендә эшләргә тиеш.

Татар йолаларына кире кайтып, Кадрия Идрисова, ни өчен безгә рәссамнарыбыз арасында бәйге игълан итеп, әхлак кануннарын чагылдырган йола-бәйрәмнәрне чагылдырган картиналарны күрсәтмәскә?! Билгеле, эшләгән кешегә стимул булырга тиеш, диде. “Язучылар тарафыннан да хатирәләрне яңартып, әхлак тәрбиясенең төрле мизгелләрен үз эченә алган иҗат бәйгеләрен оештыру яхшы булыр иде. “Ак калфак” оешмасы яшьләргә зур өметләр баглый”, - диде ул.

“Без күп миләтле җирлектә яшибез, чит өлкә, чит кыйтгаларда башка милләтләрнең дә хатын-кыз оешмалары булсын иде. Алар белән аралашып эшләсәк иде, алай булганда, тәрбияви мәсьәләләр яшьләргә тизрәк барып ирешер иде. Безнең яшьләребез һәрнәрсәне кабул итәргә әзер, аларны "тукландырып" торырга без әлегә әзер түгел”, - дип белдерде Кадрия ханым.

Ул тыйнаклык сыйфатына тукталып, аның матур күренеш булуын билгеләп үтте. “Тик Габдулла Тукай да язып калдырган бит: “тыйнаклыкның һәрберсе астыннан да алтын чыкмый”. Иң аянычы да шунда: тыйнаклыкның колына әверелү терелгесез чиргә әйләнмәсен. Иң хәтәре - күңел өзлегүе кичерү, яраткан эшебезгә, туган телебезгә хыянәт итмик. Мәктәптәме, эштәсе, кеше үз эчен йомылмасын, аралашуга омтылсын. Телевидение экраннарында, радио дулкыннарында хатын-кызлар тапшырулары оештырырга мөмкинлек тудырылсын иде, депутатлар арасында милли җанлы хатын-кызлар булсын иде", - дигән теләкләрен җиткерде Кадрия Идрисова.

“Мөхтәрәм хатын-кызлар! Мин сезне юртак ат итеп күз алдына китерәм, йөгәннәрегезне тарткалап, омтылышлы адымнарыгызга комачауламасыннар иде. Изге эшләр дәвамлы булсын иде!” – дип төгәлләде оешма рәисе чыгышын.