Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүген хатын-кызлар җәмгыятьтә мөһим урынны алып тора”

Дәүләт Советы Рәисе форумның нәтиҗәләре, һичшиксез, булачагына өметләнә
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген хатын-кызлар җәмгыятьтә мөһим урынны алып тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. Утырышта шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлекләре рәисе Наилә Җиһаншина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Нурия Беломоина, хатын-кызлар мөселман

 

 җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм башкалар катнаша. Төп доклад белән ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

Форумда катнашучыларга парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен дә ирештерде.

Фәрит Мөхәммәтшин, форум оештырылу уңаеннан, дөньяның 19 иленнән ерак араларны якын итеп килгән хатын-кызларны Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән котлап, аларга чын күңелдән нәтиҗәле эшләр, уңышлар теләде, форумга килергә җай тапканнары өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүген хатын-кызлар җәмгыятьтә мөһим урынны алып тора. Озак еллар хакимияттә эшләгән кеше буларак, мин аларның тырыш хезмәтләрен, республика үсешенә куйган көчләрен югары бәяли алам”, - дип белдерде спикер. Ул ассызыклаганча, элек-электән хатын-кызлар, ир-атлар белән беррәттән, илебез тормышында актуаль булган барлык проблемаларны да хәл итүдә актив катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар төркеме, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмаларын аерым билгеләп үтте. “Татарстан парламентында да гаилә проблемалары, балаларның, аналарның хокукларын яклау, туган телебезне, милли мәдәниятне саклауга нык әһәмият бирелә. Соңгы елларда бу өлкәләрдә зур программалар кабул ителде. Телләр турындагы программа, татар халкының үзенчәлеген саклау программасы һәм башкалар гамәлгә ашырыла”, - дип бәян итте ул. ДС Рәисе бу залда утырган кунакларның күбесенең чит төбәкләрдән, ерак илләрдән килүен күз уңында тотып, Татарстанның уртак Ватан булуын һәм аларның мәнфәгатьләре дә яклануын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Татарстан бөтен татар халкының теле, мәдәнияте, мәгарифе өчен җаваплылыкны тоеп эш итә.

“Бүгенге форумның нәтиҗәләре, һичшиксез, булачак. Мин ышанам: хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары дәүләт хакимияте органнары белән бергә алда торган бурычларны хәл итүдә зур уңышларга ирешер һәм киләчәктә үзен тагын да көчлерәк итеп танытыр. Тагын шуны да әйтергә кирәк: хатын-кызның җәмгыятьтә төп бурычы – мәшһүр Туфан абый әйтмешли, язылмаган закон белән билгеләнгән: ул гаилә терәге, балаларның газиз әнисе, җәмгыятьнең төп тәрбиячесе. Шуңа күрә аларның тәҗрибәсе күп мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәмгә килә. Форсаттан файдаланып, сезнең барыгызга да зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатен.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында 500 гә якын делегат катнаша: ТР районнарыннан 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән 250, шул исәптән Кырым Республикасыннан 15, чит илләрдән 90 га якын хатын-кыз килгән. Бүген шулай ук форумның 30 хатын-кыздан торган иҗтимагый советы оеша, һәм аңа рәис сайланачак.