news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары хәситә эшләү серләрен өйрәнде

Келəм туку буенча остаханә үткәрделәр.

Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары хәситә эшләү серләрен өйрәнде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Үткəн атнада Йошкар-Ола шəһəрендə мəдəният өлкəсе хезмəткəрлəре, укытучылар һ.б. өчен хəситə (күлмəк өстеннəн күкрəккə киеп куела торган затлы бизəнү əйбере) эшлəү буенча төбәкара семинар-практикум булып узды. Аны Мари Республикасының Мəдəният, басма һəм миллəтлəр эше министрлыгы биредəге татар мəдəнияте үзəге белəн берлектə оештырды.

Семинарда Татарстан, Мари Эл Республикалары, Киров һəм Түбəн Новгород өлкəлəре вəкиллəре катнашты. Безнең өлкəне күрсəткəн Татар Моклокасы һəм Бозлау авыллары вəкиллəреннəн торган делегацияне Спас районы «Арт-Септима» вокал студиясе җитəкчесе Гүзəлия Зиннəтуллина алып барды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарны ачу буенча тантаналы өлештəн соң, барлык катнашучылар Татарстан Республикасы милли музееның фəнни хезмəткəре Эльмира Ханиева җитəкчелегендə хəситə эшлəргə кереште. Аннары Гүзəлия келəм туку буенча мастер-класс бирде, аның искиткеч матур кул эшлəреннəн торган күргəзмəсе дə зур кызыксыну тудырды.

«Тулаем алганда, бик күңелле, файдалы чара булды, күп кенə кирəкле мəгълүмат алдык, һəр катнашучыга сертификат, ə җитəкчелəргə Рəхмəт хатлары тапшырылды», — диде Татар Моклокасы мəдəният йортының художество җитəкчесе Гализə Кукаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100