news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә башкорт җырчылары да катнашкан

XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең тантаналы гала-концерты 17 майда Казанда узачак.

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә башкорт җырчылары да катнашкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә Башкортстанда яшәүче татар җырчылары да, башкорт җырчылары да актив катнаша.

«Ел дәвамында бәйгегә игътибар кимеми. 112 гаризаның 30 проценты Башкортстан Республикасыннан кабул ителде. Бәйгедә катнашкан чып-чын башкортлар да рәхәтләнеп татар җырын башкара», — ди Рифат Фәттахов.

Продюсер сүзләренчә, 112 катнашучының сиксән бере икенче турга сайлап алынды. Соңгы турга исә 41 кеше үткән.

Бәйге 2007 елдан бирле Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында уздырыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгенең максаты — халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү һәм аларны зур сәхнәгә чыгару.

Конкурсның тантаналы гала-концерты 17 майда Казанда узачак. Әлеге чарада бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100