news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылындагы ике чишмә проекты губернатор бәйгесендә җиңде

«Тубал чишмәсе» һәм «Пятра чишмәсе» тәртипкә китерелгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылы проектлары «Содействие» губернатор проекты кысаларында уздырылган икенче иҗтимагый проектлар бәйгесендә җиңү яулаган.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Похвистнево районының «Тубал чишмәсе» һәм «Пятра чишмәсе» иҗтимагый проектлары (Яңа Мансур авылында тәртипкә китерелгән кизләүләр) җиңүче дип табылган.

Губернатор проектында катнашуның төп шарты – проектның физик яки юридик затлар, муниципаль берәмлек һәм өлкә бюджеты тарафыннан финанслануы, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100