news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калугада Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган кичә булды

Белинский исемендәге китапханәдә «Габдулла Тукай. Аның тормышы, иҗаты, әдәби мирасы» китап экспозициясе эшли.

 (Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). 14 апрельдә Калуга шәһәрендә өлкә фәнни китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Китап киштәсе янында» кичәсе булды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әдәби очрашуны китапханәнең универсаль уку залы хезмәткәрләре Калуга шәһәренең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән берлектә әзерләп үткәрә.

Очрашу барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына, милләтнең мәдәни тормышында тоткан роленә аерым игътибар бирелә, шулай ук аның татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен укыйлар.

Универсаль уку залы белгечләре китапханәнең өченче катындагы «Габдулла Тукай. Аның тормышы, иҗаты, әдәби мирасы» тематик күргәзмәсен тәкъдим итте. Алар анда бирелгән кызыклы басмалар турында сөйләде.

Шулай ук 2-30 апрель көннәрендә Белинский исемендәге китапханәдә «Габдулла Тукай. Аның тормышы, иҗаты, әдәби мирасы» китап экспозициясе эшли. Анда бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗатының төп этаплары ачыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100