Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Кушнаренко авылында «Каурый каләм» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды
Конкурсантларны Россиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Фәндидә Харрасова бәяләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанның Кушнаренко авылы мәдәният сараенда 13нче апрель көнне «Каурый каләм» дип аталган иҗади конкурска йомгак ясалды. Сигез номинациядән торган бәйге Кушнарен районында алтынчы тапкыр уздырыла.
Ел дәвамында барган бәйгедә мәктәп яшендәге 50дән артык укучы бала катнашты. Конкурсантларны Россиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Фәндидә Харрасова бәяләде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
«Каурый каләм» бәйгесе районның үзәкләштерелгән китапханә системасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тел һәм әдәбият укытучылары һәм җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Люция Вафина һәм район администрация вәкилләре бәйгенең җиңүчеләренә Татар конгрессы җибәргән китаплар бүләк итте.
Шагыйрә Фәндидә Харрасова җиңүчеләргә үзенең шәхси премиясен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз