Төмән татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы эшен җанландыра

Төмән татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы эшен җанландыра

(Төмән, 16 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бүген Төмән татар яшьләренең «Яшь буын» оешмасы Казаннан диджей Нур Алиев белән яшь җырчы Руфина Гыйләҗеваны каршы алды. Алар бүген «Каравелла» кафесында үтәчәк дискотекада катнашып, Төмән яшьләренә мондый кичәләрне милли рухта, кызыклырак итеп үткәрүдә ярдәм итәчәк.

Гомумән, Төмән татар яшьләренең Юлия Касыймова җитәкләгән «Яшь буын» оешмасы үзенең эшен җанландырып җибәрү максатыннан төрле кызыклы чаралар үткәрә башлады. Оешманың Фәрит Корбанов җитәкчелек иткән сәнгать төркеме шушы көннәрдә Ялутор районының Яңа Атьял һәм Аслана авылларында концерт куеп кайтты. Җырчылар Фәрит Корбанов, Руслан Мостаев, Ринат Әхмәдиев, Рузалия Галиуллина, Динара Айтышева һәм Альбина Шакировалар башкаруында яңгыраган моңлы һәм ялкынлы җырларны авыл тамашачысы бик яратты. Казаннан килгән яшь җырчылар Эльвира Хисамиева белән Фәрит Фәйзрахманов та концерт программасына ямь өстәде. Бу концертка аларны «Яшь буын» махсус чакырып китергән иде.

Яшьләр оешмасы читтән ярдәм килгәнне көтеп утырмыйча, үз көче белән аякка басарга тырыша. Ул татар яшьләре өчен түләүле дискотекалар үткәрүдән кергән акчаны оешманың эшен җанландыру, киңәйтү һәм Казан белән мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен тота.

«Яшь буын» оештыра торган дискотекалар төрле биналарда үтә һәм бина өчен түләү зур чыгымнар таләп итә. Төмән шәһәрендә татар яшьләрен дә канат астына алырлык мәдәният учреждениесе булса, халкыбызның милли-мәдәни үсешенә кагылышлы проблемалар үзләреннән-үзләре хәл ителер иде, яшьләр оешмасының эше дә нәтиҗәлерәк булыр һәм алар милләттәшләребезне үз иҗатлары белән ешрак таныштырып тора алыр иде.