Хакимиятләргә таләпләрен җиткерделәр

Хакимиятләргә таләпләрен җиткерделәр

(Уфа, 16 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә кергән егермегә якын оешма вәкилләре бүген Уфа үзәгендә, республика Президенты эш урыны булган Ак йорт бинасыннан ерак түгел җирдә пикет оештырды.

Әлеге урам җыенының булачагы хакында алдан ук мәгълүм иде. Бу хакта рәсми хакимиятләргә хатлар да юлланды һәм пикет үткәрүгә рөхсәт алынды. Урам җыены көндезге 12 сәгатьтә башланды. Әлеге чарага Уфа вәкилләре генә түгел, ә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән дә татар милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм актив әгъзалары килгән. Җәмгысе йөздән артык кеше үз оешмаларын вәкиллек итте бу җыенда. Бирегә килүчеләр яхшы әзерләнгән, алар үзләре белән күп кенә плакатлар һәм транспарантлар да алган. Шигарьләр арасында төрлесе бар. «Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирелсен», «Татарларга – 30% эфир вакыты», «Татар балалары үз ана телендә белем алырга хокуклы» кебек өндәмә-мөрәҗәгатьләр күп язылган иде. Аларны пикетта катнашучылар үз чыгышларында да яңгыратты.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре үз җыенын нәкъ Ак йорт каршында үткәрәчәге хакында белдереп, алдан ук гариза язган булган. Әмма бирегә тезелеп баскан дистәләгән милиция хезмәткәре пикетта катнашучыларны анда ук үткәрмәде. Шуңа да Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин хакимиятләргә барлык таләпләрне һәм мөрәҗәгатьләрне шушы урында яңгырату тәкъдимен әйтте. Агыйдел, Стәрлетамак, Дүртөйле шәһәрләреннән килгән татар оешмалары җитәкчеләре һәм Уфадагы милли хәрәкәт әйдәманнары үз чыгышларында Башкортстанда татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү җәһәтеннән таләпләр һәм тәкъдимнәрен ишеттерде.

Пикет урынына киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә килгән иде. Алар җыенда катнашучылар белән аерым әңгәмәләр дә корды. Ике сәгатькә якын дәвам иткән чара алдагы көннәргә бурычлар турында сөйләшү, киңәш-табыш алышу белән тәмамланды.