news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск «Ак калфак» оешмасы әгъзалары калфак тегү серләрен өйрәнде

Әлеге чарага татар ханымнары, балалары гына түгел, ә башка милләттән булган ханымнар да килгән иде.

Нижневартовск «Ак калфак» оешмасы әгъзалары калфак тегү серләрен өйрәнде
tatar-congress.org

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Нижневартовск «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге ханымнары белән бергәләп узган якшәмбедә татар хатын-кызларының иң танылган баш киеме «Калфак» тегү буенча ханымнарны түгәрәк өстәл артына остаханәгә җыйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бөтендөнья Татар Конгрессы «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Варта (Нижневартовск) бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге һәм «Шатлык»татар-башкорт халык ансамбле, «Мирас» татар оешмасы сәнгать җитәкчесе Юмагулова Рәйлә:

Үз кулларың белән милли киемнәрне тегү, чигү, милли бизәкле төймәләр ясау безне берләштерә, милли киемнәребезгә карата тагыда зур кызыксыну уята. Безне үткәннәргә, истәлекле тарихи вакыйгаларга алып кайта.

Әлеге чарага татар ханымнары, балалары гына түгел, ә башка милләттән булган ханымнар да килгән иде. Излучинск шәһәреннән үк кунаклар булды. Давлетова Лилия безгә калфак тарихы, аның тегелеше, бизәлеше турында сөйләде. Көнендә үк үз кулларыбыз белән калфаклар тектек.

Чарадан соң катнашучылар үзләренең яңа калфакларын киеп истәлеккә фотога төштеләр. Җиңел һәм иркен атмосферада бик күңелле чара узды. Билгеле ки, тәмле чәй өстәле артында киләчәк эш планнарында карап уздык.Традицион милли ризык чәкчәк һәм кайнар чәй эчкәндә бихисап сораулар бик тиз арада чишелде.

«Безнең төп максатыбыз халкыбызның гореф-гадәтләрен көндәлек гадәтләргә әверелдерү. Без никадәр милли чараларны күбрәк уздырсак, күбрәк халык җыйсак, вакытында балалар күңелендә халкыбызның милли мирасына карата мәхәббәт уята алсак, безнең киләчәгебез өметле булыр дип ышанып каласы килә, » — дип үз фикерләре белән бүлеште милләттәшебез Рәйлә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100