Танылган татар артисткасы Фәридә Камалетдинова вафат

Фәридә Мирсәяп кызы Камалетдинова Башкортстан театр сәнгатендә тирән эз калдырды. Аның бар иҗат гомере М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры белән бәйле булды.
(Уфа, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). 1916 елда Башкортстанның әлеге Салават районы үзәге Малояз авылында туып үскән Фәридә Камалетдинова кечкенәдән үк милли сәнгатькә тартыла. 1934 елда, Уфа сәнгать техникумын тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт драма театрына эшкә чакырыла талантлы милләттәшебез һәм анда 1977 елга кадәр бик күп соклангыч образлар тудыра.
Шушы театрда үзенең язмышы - тормыш иптәше, күренекле татар актеры Хөсәен Кудашев белән таныша Фәридә һәм тиздән матур гаилә дә кора алар. Икесе дә, төрледән-төрле рольләр – драматик та, шук-шаян образлар да тудырып тамашачылрның тирән сөюен яулады, сәнгать белгечләренең югары бәясен алды. Тора-бара Башкорт дәүләт драма театрының иң якты йолдызларына әверелде бу матур пар.
Фәридә Камалетдинованың тырыш һәм талантлы иҗаты “Башкортстанның халык артисткасы” дигән абруйлы исем китерде. Башка байтак бүләкләргә һәм “Хезмәттәге казанышлары өчен” медаленә дә лаек булды атаклы актриса.
Башкортстан театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы милләттәшебезнең вафаты уңаеннан республика президенты Мортаза Рәхимов һәм башка югары җитәкчеләрнең берлектәге кайгы уртаклашу белдерүе дөнья күрде. Мәрхүмә белән хушлашу бүген аның йортында үтте. Талант иясен Уфаның Мөселман зиратында, тормыш иптәше Хөсәен Кудашев кабере белән янәшәдә мәңгелек йортына күчерделәр.