Литвадагы Корбан бәйрәме уңаеннан узган концертта Татарстаннан җырчылар катнашкан

Литвадагы Корбан бәйрәме уңаеннан узган концертта Татарстаннан җырчылар катнашкан

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 14 гыйнвар көнне Литва республикасының Вильнюс шәһәрендә Корбан бәйрәме уңаеннан зур концерт узды. Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә үткән чараны Литва татарлары җәмгыяте берлеге оештырды.

Билгеле булганча, аның рәисе Адас Якубаускас күп чараларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә тора. Бу юлы да аның соравы буенча конгресс Литвадагы милләттәшләребезгә концерт куярга Казаннан М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы Лилия Гобәйдуллина һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенткасы Айгөл Зәйнуллинаны җибәргән. Алардан тыш концертта күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Ригадагы яшь милләттәшебез Елена Газизова да катнашкан.

Туган телләрен инде оныта язгын милләттәшләребез өчен әлеге концерт зур бәйрәмгә әверелгән. Милли җырларны ишетергә сусаган халык концертка күпләп килгән.