Удмуртиядә Халыклар дуслыгы бәйрәмендә татар телендә мөнәҗәтләр башкарылачак

Барлык катнашучыларны бүләкләр тәм-томнар көтә.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ").17 ноябрьдә Удмуртия Республикасының профсоюзлар федерациясе бинасында Халыклар дуслыгы бәйрәме үтәчәк. Анда гарәп, татар телендә нәшидләр, мөнәҗәтләр башкарылачак. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы"  сайтында хәбәр ителә.Кичәне Удмуртия республикасының "Мирас" Дагестан халыклары берләшмәсе һәм Удмуртия Республикасының "Ак калфак" оешмасы уздыра.Бәйрәмдә балалар өчен уеннар оештыралачак. Барлык катнашучыларны бүләкләр тәм-томнар көтә.