Сургутта берьюлы ике юбилей билгеләп үтеләчәк

Бәйрәм чарасы 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Театр СурГУ бинасы концертлар залында узачак.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Сургутта берьюлы ике зур юбилейны бәйрәм итәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең 20 еллыгын, «Сандугач» җыр-бию ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Театр СурГУ бинасы концертлар залында бәйрәм чарасы узачак.Бәйрәм кунаклары: Диләрә Илалетдинова, Илнур Мусин, Виталий Агапов җитәкчелегендә керәшен татарлары «Карендәшләр» фольклор ансамбле һ.б.