Анкарада җирләнгән татар шагыйрәсе Сания Гыйффәтнең кабер ташы яңартылды

Озак еллар караучысыз калган кабергә яңа таш Төркия татарлары тарафыннан үзара җыелган акчага куелды.
(Истанбул, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, укытучы, шагыйрә Сания Гыйффәтнең Анкара зиратындагы кабере яңартылды. Бу хакта Истанбул татар диаспорасы вәкиле Абдуллаһ Түрәр Йәнәр хәбәр итә.1957 елда вафат булган мәрхүмәнең бакыйлык йорты, якыннары булмау сәбәпле, озак еллар караучысыз калган һәм ташы җимерелгән булган. Кабер ташын яңартыр өчен Анкара татарлары акча җыйган. Бу эштә әдәбият белгече Роза Корбан башлап йөргән. Тиешле сумма җыелгач, кабер, Төркиядәге гадәт буенча, мәрмәр ташы белән әйләндереп алынды, яңа кабер ташы куелды.Әдәбиятта Сания Гыйффәт буларак беленгән шагыйрәнең чын исеме – Кадыйрова Сания Хәбирҗан кызы. Ул 1899 елда Чистайда дөньяга килгән. Атаклы “Буби” мәдрәсәсендә белем алган. 12 яшьтән үк шигырьләр яза башлаган.Сания Гыйффәт 1917 елда илдән күченеп китә, гомеренең бер өлеше – Кытайда, Финляндиядә, соңгы еллары Төркиядә үтә. Сания Гыйффәт танылган тарихчы, философ, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Закир Кадыйри Уган белән гаилә кора. Закир Кадыйри гарәп, инглиз, урыс, татар, төрек телләрен камил белгән. Гарәп галимнәренең китапларын төрекчәгә иң оста тәрҗемә итүче буларак танылган.Сания Гыйффәт, ире Закир белән берлектә, Кытайда, Финляндиядә татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары ачканнар, татар нәниләренә татар телен укытканнар.Сания Гыйффәт Уган драма әсәрләре язучы буларак та беленә. Ул шулай ук Габдулла Тукай, Гаяз Исхакыйга багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр авторы да.