news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Супер әби-2021» өлкә онлайн-конкурсы узды

Катнашучылар видеоролик форматында иҗади программа әзерләгәннәр.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Новосибирскиның өлкә татар мәдәни үзәге «Супер әби-2021» онлайн-конкурсын оештырды. Бу хакта җирле «Ак калфак» оешмасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгедә Новосибирск өлкәсенең төрле авылларыннан һәм Новосибирск шәһәреннән барлыгы 7 әби катнашкан.

Катнашучылар видеоролик форматында иҗади программа әзерләгәннәр. Видеода алар үзләре белән таныштыра, иҗади номер тәкъдим итә, татар ашларын пешерүдә осталыкларын күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100