news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары «Саламат» бәйрәменә чакыра

Чарада милли уеннар, бәйгеләр, көрәш буенча осталык дәресе, бәйрәм концерты булачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы 30 октябрь көнне «Саламат» бәйрәмен оештыра.

«Чарада милли уеннар, бәйгеләр, көрәш буенча осталык дәресе, бәйрәм концерты булачак. Кунаклар учакта пешкән плов һәм татар камыр ризыкларыннан авыз итә алачак», — дип хәбәр итә Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы үзенең Инстаграм аккаунтында.

Бәйрәм Кубань ярында 12.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.


Саламат — мул уңыш өчен җиргә рәхмәт әйтү бәйрәме. Ул уңыш җыюдан соң үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100